Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 апрель 2022, 14:08

Атом-төш кораллары белән мактанышалар

Шундый заманага килеп җиттек: дөнья илләре кешелекне юк итү көченә ия булган кораллары белән шапырына башлады.

Атом-төш кораллары белән мактанышалар
Атом-төш кораллары белән мактанышалар

Шушы көннәрдә Бөек Британия атом коралына ия булуын исенә төшерде. Янәсе, президент Владимир Путин “бу турыда онытмасын”. “Безнең кайбер ракеталарыбыз су астында, кирәк булса, кыю хәрби диңгез гаскәрләребез аны корольлекне һәм НАТОны яклар өчен очырырга әзер”,—дип белдерде Бөек Британия оборона министры Бен Уоллес. Министр НАТОны атом-төш альянсы дип атады һәм Бөек Британиядән тыш, Франция һәм АКШның атом коралына ия булуын билгеләде.

Көнчыгышта исә Иран белән Төньяк Корея үзләренең атом-төш коралларын көчәйтүне дәвам итүләрен белдерә. 16 апрельдә КХДР еракка очучы яңа тактик коралын сынады.

Шапырынулары сүздә генә торып калсын!

Фото: www.yaplakal.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас в