Дөньяда ниләр бар?
28 апрель 2022, 08:07

13 яшендә университет тәмамлаган

Шаккатарлык!

cbsnews.comcbsnews.com
Фото:cbsnews.com

Американың Сент-Луис-Парк шәһәрендә яшәүче 13 яшьлек малай университет тәмамлаган һәм арытаба анда профессор дәрәҗәсе алырга хыяллана.

Май аенда Эллиотт Тэннэр Миннесота Университетын тәмамлаячак һәм бакалавр дәрәҗәсенә ия булачак. Университетта ул физика буенча төп курс үтәчәк, математикадан – факультатив рәвешендә. Арытаба физика убенча доктор дәрәҗәсен алырга ниятли. Фәнгә булган мәхәббәтен башкалар белән  уртаклашыр өчен ул Миннесота Университеты профессоры булырга тели.

Вундеркиндның әнисе  Мишель Тэннер сүзләренчә, аның улы күп балалар аяк киемендә шнурны  бәйли белмәгән чакта ук укырга өйрәнгән. “Ике-өч яшендә укый башлады. “О-о-о, карале, син укый беләсең икән. Без бит сине моңа өйрәтмәдек тә”, – дип гаҗәпләнә идек без аңа””, – дип исенә төшерә Тэннэрның әнисе.

9 яшендә малай колледж өчен тәгаенләнгән китапларны өйрәнә иде инде. Ике елдан соң Нормандейл иҗтимагый колледжны тәмамлаган. 

Чыганак: Lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас