Дөньяда ниләр бар?
26 апрель 2022, 08:10

Йогырт ашап, исән калган

Көчле кар яуган вакытта урманда ир белән хатын бер-берсен югалта. 

Tor Erik Schroder / ReutersTor Erik Schroder / Reuters
Фото:Tor Erik Schroder / Reuters

АКШта яшәүче хатын Калифорния штатында көчле кар яуган вакытта урманнан чыга алмыйча кала.  Ул, 6 көн дәвамында йогырт ашап,  исән калу бәхетенә ирешкән.

48 яшьлек Джастин Лонич һәм 52 яшьлек Шина Галлетт көчле кар яуган вакытта грунт юлыннан үтәргә маташкан. Берничә километр юл үткәннән соң, алар карда баталар, чыгалмыйлар. Машинада төн куналар. Таң ату белән машинаның аккумуляторы утырган булып чыга.

Лонич белән Галлетт җәяү шоссега кадәр барырга кирәк дигән фикергә килә. Әмма хатын озак бара алмый, ботинкасының табаны ышкылып бетә. Күп тә үтми ул  Лоничны  күздән югалта.

Ир аны эзли, әмма таба алмый. Учак ягып, төрле ышык урыннарда  ял итеп, ике көн атлагач, ул,  ниһаять, шоссега барып җитә. Узгынчы машинага утырып якындагы Сасанвилл шәһәренә барып җитә һәм бәлагә таруларын полициягә хәбәр итә.

Кар туктагач, патруль хезмәте вертолетта Галлеттны эзләргә чыга. Берничә сәгатьтән полицейскийлар машинаны табып ала. Галлетт машина эчендә утырган була. Ул бик дулкынланган. 6 көн дәвамында ул йогырт ашап торган. Төргәктә 6 кап йогырт булган. Ул көн саен 1 кап йогырт ашап, исән калган. Полицейскийлар аны  табар алдыннан ул соңгысын ашаган.

2-3 көн һәм аннан да күбрәк вакыт дәвамында кешеләрне эзләүләре турында еш язалар. Мин һәрчак бер нәрсәгә хәйран калам – ашарга һәм эчәргәсез диярлек,кул астында ни китап, ни телевизор, ни кәрәзле телефон булмаганда вакыт ничек үткәрмәк кирәк? Хәер, башка төшмәсен...

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас