Дөньяда ниләр бар?
26 апрель 2022, 07:55

Атка да наркотик биргәннәр

Жокей метамфетаминның ат организмына ничек эләгүен аңлата алмаган...

Frank Sorge / Globallookpress.comFrank Sorge / Globallookpress.com
Фото: Frank Sorge / Globallookpress.com

Яңа Зеландиядә чираттагы узышларда җиңгәннән соң жокей Рошель Локетт һәм аның  атының канында метамфетамин эзләре табылган.

Хәзер спортчы хатынны һәм аның атын спорт узышларыннан өч елга читләштергәннәр. Һәм ул приз акчасын кире кайтарырга тиеш. Әмма Локетт манежга кайта ала әле, моның өчен 18 ай дәвамында составында наркотик булган дарулар кулланмаска тиеш.  

Жокей әлегә  метамфетаминның ат организмына ничек эләгүен аңлата алмаган, үзе исә бу наркотикны былтыр ноябрьдә куллануын әйткән.

Соңгы елларда допинг җәнҗаллары яңгыравына карамастан, спортчылар барыбер тыелган матдәләр куллана...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас