Дөньяда ниләр бар?
25 апрель 2022, 08:25

Планетаның иң карт кешесе үлгән

Ул 1903 елда туган...

1news.md1news.md
1news.md

Япониядә Җир шарындагы иң карт кеше мәрхүм булган.

Канэ Танака 1903 елда – рус-япон сугышына кадәр туган. Ул ике Дөнья сугышын кичергән. Ул яшәгән дәвердә биш император алмашкан. Канэ – рефоратор Мэйдзидан башлап аның турунының малае – әлеге император Нарухито идарә итүен күргән кеше.

Соңгы елларда Танака картлар йортында яшәгән. Быел гыйнварда ул 119 яшен билгеләгән. Барыннан да бигрәк бу ханым газлы эчемлекләр һәм шоколад яраткан.

2019 елның мартында Канэ планетаның иң карт кешесе буларак Гиннессның рекордлар китабына кертелгән. Әйткәндәй, ул Япониянең дә иң озак яшәгән кешесе дип танылган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас