

Польшада Валжбих шәһәреннән ерак түгел Кайтуш кушаматлы маэмай урта гасыр тәңкәләре тутырылган чүлмәк чокып чыгарган. Узган йөз еллыкта бу Польшада табылган хәзинәләрнең иң эресеннән санала.
Эт хәзинәне хуҗасы белән йөргәндә таба. Икенче көнне археологлар табышны өйрәнергә килә. Белгечләр маэмайның XIII гасыр башы брактеатларына (алтын тәңкәләр төре) юлыгуын ачыклый.
Тәңкәнең атамасы bractea латин сүзеннән барлыкка килгән, ул юка металл дигәнне аңлата.
Соңгы тапкыр брактеатларны 1972 елда тапканнар. Анда Помераниядә (Балтыйк диңгезенең көньяк ярындагы Польша белән Германия арасында бүленгән тарихи урын) йөзләгән шундый тәңкәләр табылган. Урта гасырларда бу акчаларны корольләр, принцлар һәм епископлар чыгара алган.
Кайтуш тапкан хәзинәне белгечләр тәүдә җентекләп тикшерәчәк, соңыннан музейга тапшырачак.
Чыганак: lenta.ru