

Илдә климат турында беренче законны кабул иткәч, Европаның бу төбәгендә шул хакта сүз куерта башлаганнар. Законнарында исә авыл хуҗалыгының метан бүлүен 50 процентка киметү бурычы куелган һәм 2050 елга углерод нейтральлегенә ирешү бәян ителгән. Шуның нәтиҗәсендә Ирландия 500 мең баш мөгезле эре малны һәм 700 баш сарыкны чалу турында карар кабул иткән.
Төбәктә парник газлары бүлеп чыгаруның 27 проценты авыл хуҗалыгына, аның күп өлеше терлекчелеккә, туры килә, дип раслый аналитиклар. Төньяк Ирландиянең ит җитештерү сәнәгате экспортка югәлтелгән. Ул продукциясен нигездә Бөек Британия, Кытай һәм Төньяк Америкага озата.
БМО мәгълүматларына ярашлы, дөньядагы антропоген метан бүлеп чыгаруның чирек өлеше йорт терлекләренә туры килә. Аның күп өлеше хайванның кикерүеннән һәм тиресеннән бүленеп чыга дип раслый экспертлар.