

Бүген Радий Хәбиров Уфа буйлап эш сәфәре кысаларында “AIBAT HALLYAR” беренче милли фастфуд кафесын барып күрде. Исегезгә төшерәбез, “Русия – мөмкинлекләр иле” коммерцияле булмаган оешманың күзәтү советы утырышында Владимир Путин уфалы эшкуар Марат Насхутдинов проектын хуплап чыккан иде. Анда эшкуар дәүләт башлыгына Русия дәрәҗәсенә “Кунакчыллык осталары” конкурсы ярдәмендә чыгып, “Уралның иң яхшы фастфуды” призына лаек булып, ахырда франшиза башлап җибәрүен сөйләгән иде.
Республика Башлыгы Марат Насхутдиновтан бизнесы ничек үсешүен, дәүләт ярдәменә мохтаҗ түгелме икәнлеген кызыксынды. Радий Хәбиров фастфуд учредителен арытаба бизнесы үсешенә ничек булышырга икәнлеген хәл итәр өчен Уфа мэрының “Инвестсәгать” киңәшмәсенә чакырды.
Радий Хәбиров биредәге ризыкларны татып карады. Ул тары кыстыбые (эчлеге – тары боткасы), пилмән, туңдырма һәм морска заказ ясады.
“Миңа бик ошады. Моны реклама өчен әйтмим, чыннан да нормаль, туклыклы, әйбәт ризык, яшьләр өчен менә дигән. Владимир Владимировичка ярдәме өчен рәхмәт”, – диде ул.
Чыганак: bashinform.ru