Дөньяда ниләр бар?
22 апрель 2022, 08:30

Йомыш йомышлаганда крокодиллар ташланган

Тәүбә әстагъфирулла!

da-info.proda-info.pro
Фото:da-info.pro

Камбоджада йомышын йомышлап торган ир-атка крокодиллар ташланган һәм аны ботарлаган.

Бу  хәл 17 апрельдә  крокодил фермасы урнашкан Кампонг Тайонг авылында теркәлгән. Ферма каравылчысы, 37 яшьлек Соу Сотеа төнгә кадәр күршеләре һәм туганнары белән кәеф-сафа корып утырган. Барысы бергә 24 банка сыра  эчкәннәр һәм йокларга ятканнар.  Төнге сәгать берләр тирәсендә  Сотеа, кысталып уянып,  йомыш йомышларга торган. Ул  50 крокодил өчен тәгаенләнгән бассейн читеннән таеп егылган. 5 крокодил аңа шунда ук ташланган.

Сотеаның ачыргаланып кычкыруын ишеткән  күршесе ярдәмгә ашыккан. Күршеләр һәм туганнары крокодилларны таяклар белән куган, ирне бассейннан чыгарган һәм дәваханәгә илткән. Полиция сүзләре буенча,  Сотеаның аяк-куллары, башы җитди җәрәхәтләнгән булган. 20 апрель иртәсендә бер дәваханәдән икенчесенә күчергәндә ир үлгән.

Биредәге авылларда күпләр крокодиллар үрчетү белән шөгыльләнә икән, чөнки бу рептилияләрнең балалары 15-20 долларга сатыла.  

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас