Дөньяда ниләр бар?
22 апрель 2022, 07:18

Мәктәп бәдрәфендә видеокамера урнаштырганнар

Нинди максат белән?

ulan.mk.ruulan.mk.ru
Фото:ulan.mk.ru

Бурятиядә мәктәп директоры ир-атлар бәдрәфенә яшерен видеокамера куйдырган. 

Авыл мәктәбендә бу җайланманы вентиляция торбасы артына яшереп урнаштырганнар. Камераны мәктәп директоры кушуы буенча куюлары да ачыкланган. Аның сүзләренчә, шулай итеп ул малайларның тәмәке тартуы белән көрәшә.

Камераны балалар тапкан. Социаль челтәрләрдә таралган кадрлардан күренгәнчә, малай һава суырткыч янына килә һәм рәшәткә артындагы камераны күрсәтә. Югары сыйныф укучылары вентиляция торбасына карый һәм җайланманың чын булуын ачыклый.

Моны белеп алган әти-әниләр директор белән сөйләшә. Директор исә камераның яхшы максатта куелуын әйтә. Ул кабинкаларны төшерми, тәрәзә ягын төшерә, видеоязма да дүрт көн генә саклана, аннары үзе җуела, дип аңлата.

Мәктәп директоры Баир Митыпов: «Без комплекслы тәрбия чаралары уздырабыз, шул исәптән тәмәке тартуны да профилактикалыйбыз. Безнең сыйныф сәгатьләре, линейкалар бар, ләкин алар нәтиҗә бирми».

Әлеге вакыйганы Тикшерү идарәсе өйрәнә. Шуннан соң хокукый бәя биреләчәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Интертат"

 

Читайте нас