

Королеваның озын гомерлелеге сере белән фитнес-тренер һәм сәламәт яшәү үрнәге буенча эксперт Сара Кампус бүлешкән.
Кампус раславынча, королева сәламәт баланска салынган диета тота. Аңлашылуынча, аңа ризыкны бик талантлы пешекчеләр командасы әзерли. Монарх галиҗәнәпләре токмач һәм бәрәңге сыман крахмаллы азык кабул итми.
Елизавета II иртәсе сөтсез һәм шикәрсез, ләкин печенье белән, бер чәшке "Эрл Грей" чәеннән башлана. Иртәнге ашы ботка, йогырт, тост ягъни коры табада кыздырылган икмәк кисәге, һәм мармеладтан тора. Төшлеккә балык белән яшелчә ашый. Королева балыкны аксымы күп булганы өчен ярата, аксым исә аңа көч-куәт бирә һәм ачыгу хисен баса икән. Төш вакыты белән кич арасында: шоколадлы бисквит яисә имбир торты, кыяр белән бутерброд, йомырка һәм ысланган сөләйман балыгы. Елизавета шоколадны да бик ярата. Кичке ашка ит яисә балык продуктлары һәм яшелчә белән туена.
Королева һәр көнне үзенең сөекле маэмайлары белән саф һавада йөри. Яшьрәк чагында атка атланып йөргән, шуңа да аның иммунитеты яхшы, дип раслый эксперт. Кампус билгеләвенчә, королева, стресс дәрәҗәсен киметү өчен, медитация һәм тирән сулыш алу күнекмәләре ясый.
Быел Елизавета II тәхеткә утыруының 70 еллыгын билгеләячәк. Шушы уңайдан Mattel компаниясе Барби Queen курчакларының чикләнгән сериясен чыгарган. Фил сөяге төсендәге затлы күлмәкле, зәңгәр тасмалы һәм орденнар белән бизәлгән почетлы курчак бер күз ташлау белән танылып тора.
Бөек Британия королевасы үзенең ак алтын (платина) юбилеен 2022 елның 2 июнендә билгели.