

Дәүләтнең МММ пирамидасын “талауда” Русиянең беренче президенты Борис Ельцин гаепле, дип саный популяр реклама роликларында Лёня Голубков персонажын уйнаган актёр Владимир Пермяков.
“Ельцин Черномырдин белән бергә МММны батырдылар. МММны тәнкыйтьләп, алар ГКО-ны (кыска вакытлы дәүләт облигацияләре) тараттылар. “Кемгә ышанасыз сез, юньсез Мавродигамы әллә дәүләткәме? Бай һәм бәхетле буласыгыз килсә, акчаларыгызны бирегә китерегез”,– дип лаф ордылар. Халык ышанды һәм илтеп бирде. Алар ул облигацияләрне берничә ай әйләндерделәр-тулгандырдылар да, халык акчаларын үзләштерделәр. Ә аннан алда МММны таладылар”.
Пермяков фикеренчә, Ельцин “халкын талау” идеясенә үзаллы килмәгән, аңа “кемдер киңәш иткән”.
Сергей Мавродиның МММ пирамидасы 1994-1997 елларда гамәлдә булды, әмма чынында исә финанс оешма 1994 елда ук эшчәнлеген туктаткан булган.
1994 елда МММ офисына тентү белән ОМОН бәреп кергән. Анда табылган 50 миллиардка якын акча бюджет файдасына тартып алынган. Мавроди сүзләренчә, чынында компаниядән шактый күбрәк чыганакларны тартып алганнар, имеш, офистан 17 КамАЗ акча төяп алып чыкканнар.
МММ таралуыннан соң Мавроди салымнарны вакытында түләмәгәне өчен төрмәдә утырып чыга, чыккач, пирамидасын тергезеп маташа.
2018 елда ул автобус тукталышында үлгән.
Чыганак: lenta.ru