Дөньяда ниләр бар?
21 апрель 2022, 10:26

Полякларның хәтере кыска икән

Икенче Бөтендөнья сугышында Польшаны фашист коллыгыннан Совет гаскәрләре коткарды.

Полякларның хәтере кыска икәнПолякларның хәтере кыска икән
Полякларның хәтере кыска икән

 

Бу ил азатлыгы өчен сугышта меңнәрчә солдатларыбыз газиз башларын салды. Шуңа да сугыштан соңгы елларда Польшада алар хөрмәтенә һәйкәлләр шактый иде. Иде дибез, чөнки бу ил аларны явыз рәвештә җимерә, сүтә башлады. Әлеге көннәрдә Польшаның милли хәтер институты Кызыл Армиянең өч һәйкәлен сүтәргә тотынган.

         Гомумән алганда, әлеге институт якын араларда 60 һәйкәл һәм мемориальне җимермәкче. Поляклар раславынча, алар Совет чорына карый һәм 2016 елда Польша хөкүмәте кабул иткән “Коммунизмны пропагандалауны тыю” турындагы законга ярашлы алар бетерелергә тиеш.

         1997 елда Польшада Совет сугышчыларына куелган 561 һәйкәл булган.  2020 —2021 елларда Русия дипломатлары үткәргән тикшерүләргә ярашлы 112 монумент кына элекке урынында торып калган.

         2017 елда Польшада коммунизмны яки башка тоталитар төзелешне пропагандалауны тыю турындагы законга төзәтмәләр кертелә. Шул законга ярашлы урындагы властьлар башкалары белән бергә Совет һәйкәлләрен дә бетерергә тиеш. Польша милли хәтер институты исәпләүләренә ярашлы, закон илдәге 450дән артык һәйкәлгә кагыла. Шуларның 230ы — Кызыл Армия солдатлары батырлыгын данлап куелган һәйкәлләр.

         Бүген Польша территориясендә нибары йөздән артык кына азат итүче сугышчылар һәйкәле калган.

Ата-бабаларын фашизм коллыгыннан азат иткән Совет солдатларын менә шулай “хөрмәтлиләр” бүген Польшада. Безнең халыкта: “Ит яхшылык — көт явызлык” дигән бик фәһемле әйтем бар. Ул полякларның бүгенге кыланышына бигрәк тап килә.

Фото: pobedarf.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас