

Бүген Украина конфликты Польшага халыкара аренада күзгә ташланучы урын алу мөмкинлеген бирде. Ник Варшава Европада Америка мәнфәгатьләрен алга сөрә әле?
Польша властьлары, Европа Союзының санкцияләр режимы яклы булудан тыш, шпионажда гаепләп, Русиянең дистәләрчә дипломатын илдән кудылар. Русия Чит ил эшләре министрлыгы боларны РФ белән ике яклы мөнәсәбәтләрне җимерергә тырышу дип бәяләде.
Варшава Евросоюзда һәрвакыт Америка мәнфәгатьләрен яклады дип бәяли сәяси экспертлар. Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне төзү мәсьәләсе белән бөтенләй кызыксынмый. Украинадагы вакыйгалар аркасында ил президенты Анджей Дуда Русия белән сөйләшүләр алып баруның мәгънәсе юк дип белдерде, Русиягә каршы санкцияләрне катылатырга һәм Киевка ярдәм күрсәтергә чакырды. Бер үк вакытта Польша Европа сәясәтчеләрен РФ президенты Владимир Путин белән сөйләшүләрдә йомшаклык күрсәтәләр дип тәнкыйтьләп чыкты.
Польша — 1999 елдан алып НАТО әгъзасы. Шушы 20 ел эчендә Варшава үзен ышанычлырак хис итә һәм бүген килеп Русия белән сугышка әзер булуы турында ачыктан-ачык белдерергә батырчылык итә башлады. Украинада махсус операция башланган вакыттан алып Варшава НАТОның Европадагы төп партнеры сыйфатында үзенең позицияләрен ныгытты. Мәскәүгә карата тагын да агрессиврак сәясәт алып бару өчен НАТОны котырта башлады хәтта.
Шулай итеп, Украинада махсус операция башланган көннән алып Польша Америка рупорына әверелде. Көнбатыш аның территориясе аша Киевка корал ташый, Польша сәясәтчеләре аша Русиягә нәфрәтле белдерүләр яңгыратыла.
Фото: Czarek Sokolowski / AP