

“Русия – мөмкинлекләр иле” коммерцияле булмаган оешманың күзәтү советы утырышы барышында Владимир Путин Уфа эшкуары Марат Насхутдиновның Aibat hallyar проектын хуплап чыкты.
Маратның ил башлыгына сөйләвенчә, ул “Кунакчыллык осталары” конкурсы ярдәмендә Русия дәрәҗәсенә чыга алган. Конкурста Марат “Уралның иң яхшы урам ризыгы” призын алган һәм франшиза башлап җибәргән.
“Башлыча бездә кыстыбый тәкъдим ителгән, заманча эчлекләр кушып без аны картәниләребез рецептлары буенча әзерлибез. Бүген, гомум туклану челтәрләренең базардан киткән чагында, бездә беркем ач калмаячак. Мин моны вәгъдә итәм”.
Владимир Путин проектның исеме нәрсәне аңлатуын һәм хәләл белән бәйләнеш бармы дип кызыксынган. “Әйбәт хәлләр – гадәттә “Хәлләр ничек?” дигән сорауга җавап ул, – дип аңлаткан Марат. – Хәләл ризык белән киләчәктә шөгыльләнергә ниятлибез”.
Президент хәләл продукция мотлак рәвештә зур сорауга ия булачак диде һәм эшкуарга уңышлар теләп, чит ил челтәрләрен алмаштыру хезмәтләндерүне арттырыр дип ышаныч белдерде.
“Хәер, чит ил челтәрләре китәбез диләр-диюен, әмма барысы да китми. Дөресен генә әйткәндә, алар да 50дән алып 90 процентка кадәр Русия азык-төлеген кулланды, һәм бу дөрес тә, чөнки аларда пестицидлар азрак”, – диде президент.
“Русия гомум туклану системасына без мотлак рәвештә ярдәм итәчәкбез. 1 гыйнвардан ул НДСтан азат ителде. Башка идеяләр дә бар, алар әле эшләнү дәрәҗәсендә. Милли аш-сулар – мәдәниятнең алыштыргысыз бер өлеше, ә бездә мәдәниятләр төрле. Бу бик кызыклы, җитмәсә, тәмле дә”, – диде дәүләт башлыгы.
Әңгәмә ахырында президент аңа Aibat hallyar-дән кыстыбый китерә алалармы дип кызыксынды. “Әлегә без ризыкны Уфада гына китереп бирәбез, әмма сезнең өчен моны хәл итәрбез”, – дип ышандырды эшкуар.
Чыганак: bashinform.ru