Дөньяда ниләр бар?
19 апрель 2022, 06:46

Бер укучы өчен мәктәп ачачаклар

Ә бездә 60-70 укучы булганда белем учагын ябу очраклары бар...

vyatkakirov.ruvyatkakirov.ru
Фото:vyatkakirov.ru

Приморье крае прокуратурасы Горный поселогында яшәгән бердәнбер укучы өчен мәктәпнең ябылу карарын бетерүгә ирешкән. Бу хакта  күзәтчелек ведомствосы вәкиле РИА Новости агентлыгына сөйләгән.

Узган елның февралендә  крайның Киров районы башлыгы мәктәптә бер генә укучы укый дип аны ябарга дигән карарга килгән. Нәтиҗәдә  беренче сыйныф укучысын өйдә укуга күчергәннәр, югыйсә аңа 31 километр ераклыктагы мәктәпкә йөреп укырга туры килер иде.

Прокуратура укучы яшәгән җирдән мәктәпнең ераклыгы билгеләнгән нормативтан 1 километрга артык икәнен ачыклаган, җитмәсә, мәктәпне ябу карары комиссия төземичә һәм җирле халык фикерен исәпкә алмыйча кабул ителгән булган. Суд прокурор таләбен тулы күләмдә канәгатьләндергән. 

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас