Дөньяда ниләр бар?
19 апрель 2022, 07:12

Байлар балаларына исемнәр уйлап тапкан

Кеше байый белә дә инде!

@taylorahumphrey@taylorahumphrey
Фото:@taylorahumphrey

33 яшьлек америкалы хатын, байлар балаларына идеаль исемнәр уйлап табу белән шөгыльләнеп, күп акча эшләгән.

Тейлор Хамфри сүзләренчә, ул  бай гаиләләрдә туачак балаларга исемнәр сайлау белән шөгыльләнүче What's in a Baby Name  компаниясен ачкан. Аның клиентлары өчен махсус төзелгән исемнәр вариантлары 1,5 мең долларга төшә (120 мең сумга якын). Өстәмә түләү өчен ул сабыйга әти-әниләре хуҗа булган компания атамасына аваздаш исем эзләп таба ала. Бу очракта аның хезмәтләре 10 мең фунт стерлингка  (805 мең сум) җитәргә мөмкин. Хамфри сүзләре буенча, былтыр ул 100дән артык нәниләргә исемнәр уйлап тапкан.

Нәфис фильмнар титрлары, урам атамаларынннан илһамланып, нумерология кулланып, социаль тәэмин итү базаларындагы исем-шәрифләр арасындагы тенденцияләрне күзәтеп, төрле  милли казалар һәм брендлар сәбәпле сирәк кулланылган исемнәрне билгеләп эш итә  Хамфри. Америкалы сүзләренчә, ул хәтта пандемиядән соң модага озын исемнәр кайту тенденциясен (имеш, бу кешеләрнең ашыкмыйча ләззәтләнеп эш итә алуларына бәйле) ачыклаган.

Исемнәр сайлау белән Хамфри 2015 елда ук кызыксына башлаган. Ул үзенең социаль челтәрләрендә балалар исемнәре һәм аларның мәгънәләре турындагы постларның зур кызыксыну уятуын күргән. Тәүдә ул кешеләргә бушлай киңәшләр биргән, соңрак бу эштә акча эшләргә ниятләгән.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас