Дөньяда ниләр бар?
19 апрель 2022, 06:54

18 сантиметрлы теш щеткасын йоткан

Әстагъфирулла!

華視新聞 CH52 / YouTube華視新聞 CH52 / YouTube
Фото: 華視新聞 CH52 / YouTube

Тайваньдә яшәүче 44 яшьлек хатын иртән теш чистартканда щетканы дөрес кулланмавы нәтиҗәсендә аны ялгыш йоткан. Эшкә ашыгуы аркасында хатын шунда ук табибка мөрәҗәгать итмәгән. Уңайсызлык хисе кичерүенә карамастан, ул эше көне тәмамлануын көткән, бары тик соңыннан гына табибка барган.  

Табиб Цай Юаньжун  пациентканы рентгенга төшергән, әмма снимокта теш щеткасын күрмәгән. Эндоскоп ят предметның хатынның үңәчендә булуын күрсәткән, аның тирәсендәге тукымалар ялкынсынган. Әгәр теш щеткасы пациентканың эчәклегендә кысылып калса, аның шартлау ихтималы зур булыр иде, ди табиб.

Юаньжун щетканы махсус эндоскопик прибор ярдәмендә ала алган. Аның сүзләренчә, ул үзенең практикасында тәүге тапкыр мондый очракны күргән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас