

Русия Гадәттән тыш министрлыгының матбугат хезмәтенә таянып ТАСС мәгълүмат агентлыгы шулай дип хәбәр итә.
Азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә бер тапкыр түләнелүче түләүләрне бирү эшләре дә бара. Соңгы өч атнада 5 меңнән артык пенсионер һәм бюджет хезмәткәре әлеге ярдәмне алган. Аларга 10 мең сум күләмендә акча түләнгән.
Мартта Гадәттән тыш министрлыгы белдерүенә ярашлы, Украинадан һәм Донбасстан 250 мең кеше Русиягә килгән. Килүчеләрне вакытлы урнаштыру пунктларының эше хәзер яхшы көйләнгән.
Моннан тыш, Гадәттән тыш министрлыгы Донбасска гуманитар йөк төягән егермегә якын колонна озаткан.