Дөньяда ниләр бар?
15 апрель 2022, 06:32

Йөзләрчә америкалы йортсыз торып калган

Американың Нью-Джерси штатында туган стихияле казалар аркасында йөзләрчә америкалы йортсыз торып калган, ике кеше һәлак булган.

Йөзләрчә америкалы йортсыз торып калганЙөзләрчә америкалы йортсыз торып калган
Йөзләрчә америкалы йортсыз торып калган

12 апрельдән алып 207 йорт янган, ут 2,3 мең гектар җиргә таралган. Сәгатенә 144 километр тизлегендә искән җил ут ялкынын тараткан, 5 меңнән артык кеше йортын ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булган.
Американың башка көньяк-көнбатыш штатларындагы сыман быел Нью-Мексикода янгыннар гадәттәгедән иртәрәк башланган. Бу глобаль җылыту фонында соңгы 500 ел эчендә иң көчле корылык аркасында булган.
Күптән түгел АКШның административ-бюджет идарәсе климат үзгәрүенең ил өчен күпме суммага зыян салуын исәпләп чыгарган. Экспертлар бәяләвенчә, властьларга ел саен стихияле казалар салган зыянны бетерү, су басулардан страховкалау, уңышны яклау һәм медицина страховкасы өчен 25тән алып 128 миллиард долларга кадәр акча сарыф итәргә туры киләчәк. Урман янгыннарын сүндерүгә киткән чыгымнары һәр елны 9,6 млрд. долларга кадәр җитәчәк.

Фото: thefirstfornews.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас