Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
15 апрель 2022, 14:02

Өендә 124 елан асраган

Әстагъфирулла!

do-slez.com
Фото:do-slez.com

Американың Мэриленд штатында яшәүче 48 яшьлек ир өендә 124 елан асраган. Һәм шул еланнарның берсе тешләвеннән үлеп киткән.

Рептилияләр яратучының югалуын күршесе абайлаган. Аны күптән күрмәвенә игътибар иткәч, йорты тәрәзәсенә күз салган. Ирнең идәндә ятуын күргән күршесе махсус хезмәтләр чакырткан.

Полицейскийлар килүенә ир инде үлгән. Аның йортында хокук сакчылары 124 елан тапкан, шул исәптә 4 метрлык  юлбарыс питонын да. Еланнарның барысы да читлекләрдә яшәгән.

Полиция ирнең бәхетсез очрак аркасында үлүен ачыклаган. Аны елан тешләгән.

Җәнлекләрне яклау хезмәте вәкилләре рептилияләрнең зур коллекциясен тикшереп чыккач, аларның кайсыберләре агулы төрләргә каравын ачыклаган, мондый еланнарны өйдә асрау тыела.

Еланнар арасында питоннар, кобралар, кара мамбалар (Африкада таралган агулы елан) да булган. Агулы булмаган еланнарны Вирджиния штатына озатканнар, агулыларын исә Төньяк Каролина штатындагы белгечкә җибәргәннәр.

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: