

Гади егеткә кияүгә чыкканы өчен титулыннан колак каккан Япониянең элекке принцессасы Мако АКШта эшкә урнашкан, дип язалар мәгълүмат чаралары.
Нью-Йоркның Метрополитен музеенда узган көнчыгыш художество сәнгате күргәзмәсен үткәрүне тәэмин иткән хезмәткәрләр исемлегендә принцесса исеме дә бар. Каталогта Мако Комуро волонтер булган диелгән.
Принцесса университетта сәнгать тарихын өйрәнгән, АКШка күчеп китәр алдыннан елдан артык Токио университеты карамагындагы музейда эшләгән. Мако һәм аның ире Кэй Комуро 2021 ел ахырында Нью-Йоркка күченү белән үзләренә артык игътибар җәлеп итмәскә тырыша, дип язалар басмалар.
Акисино принцының кызы, принцесса Мако үзенең төркемдәше Кэй Комурога 2021 елның 26 октябрендә кияүгә чыга. Шул вакыттан алып ул император гаиләсеннән киткән һәм илнең гади гражданкасы булып исәпләнә. Мако һәм Кэй Комуро 2012 елдан ук таныш, әмма тәнкыйтьчеләр егетне император нәселе өчен лаексыз партия дип исәпләгән. Яшьләрнең кавышуы берничә тапкыр кичектерелгән.
1947 елгы Император йорты законына ярашлы, патша каныннан хатын-кызлар гади ир-егетләргә кияүгә чыккан очракта үзләренең император статусыннан баш тартырга тиеш. Принцесса Мако шулай ук 150 миллион иен (1,3 миллион доллардан артыграк) күләмдәге дәүләт пособиесеннән баш тарткан.
Чыганак: lenta.ru