

Белгород өлкәсенең чик буе районнарында яшәүче укучылар укуларын дистанцион режимда дәвам итә алалар. Бу хакта төбәк губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә дистанцион белем алу форматы мохтаҗлыгы хакында сораштыру үткәргәннәр. Бу формат өчен 27% ата-аналар тавыш биргән.
“Башлыча бу Валуйки, Шебекино һәм Грайворонда. Сүз дә юк, без ата-аналар карарын үтиячәкбез һәм гариза кылган очракта бала дистанцион белем алуга күчереләчәк”, – дип сөйләде ул.
Ул шулай ук Украина чигендә урнашкан торак пунктлардагы мәктәпләрнең инде эшләмәвен, укучыларның дистанцион белем алуга күчерелүләрен белдерде.
11 апрельдә Гладков Белгород өлкәсендә Украина гаскәрләре провокацияләре ихтималы сәбәпле террорчылык хәвефенең сары дәрәҗәсе кертелүен игълан иткән иде. Бу режим әлеге вакытта алты чик буе төбәкләрендә гамәлдә. Шул исәптә Брянск һәм Курск өлкәләре, Воронеж өлкәсенең ике чик буе районында, Кырымның төньягында һәм Краснодар краеның берничә районы территориясендә.
Чыганак: lenta.ru