

Чөнки чикләүләрдә дөньяның күп өлеше катнашмый. Ул Русия газын сатып алуга эмбарго кертелү идеясен дә хупламавын белдергән. Аның фикеренчә, бу Украинадагы махсус операциягә йогынты ясый алмаячак.
“Һиндстан ташламалы хакка нефть ала алуына канәгать. Шуңа күрә бу карар дөресме соң? Моннан тыш, без үзебезне Владимир Путинга караганда санкцияләр белән хәлсезләндерергә тиеш түгелбез. Газга эмбарго кертү нәкъ шуны раслый бит”,— дигән.
Русия газыннан баш тарткан очракта, үз предприятиесенең утсыз торып калу ихтималын һәм җитештерүне 50 процентка кадәр киметергә, шулай ук сатуларны һәм эш урыннарын кыскартырга туры киләчәген белдерә Айзенберг.