Дөньяда ниләр бар?
14 апрель 2022, 09:09

Пакистанда кем кулы уйный?

10 апрельдә Пакистанның зур шәһәрләрендә киңкүләмле митинглар үтте.

Пакистанда кем кулы уйный?Пакистанда кем кулы уйный?
Пакистанда кем кулы уйный?

Дәүләт борылышына каршы протестка илнең элеккеге премьер-министры Имран Хан һәм ул җитәкләгән “Тәхрик-и-Инсаф” партиясе яклылар чыкты. Аңа кадәр ил парламенты аңа ышанычсызлык күрсәтү вотумы чыгарган булган. Халык Имран Ханга теләктәшлек белдерергә чыккан.

11 апрельдә исә Пакистанның милли җыелышы премьер-министр вазифасына “Пакистан мөселман лигасы” партиясенең 70 яшьлек лидеры Шахбаз Шәрифне раслаган.

         Хөкүмәтнең яңа җитәкчесе — илдәге иң йогынтылы ике кланның берсенең вәкиле, озак еллар премьер-министр вазифасын башкарган Наваз Шәрифнең энесе. Наваз Шәриф ришвәтчелек гаугалары аркасында 2017 елда Югары суд чыгарган карар нигезендә властьтан читләштерелгән иде. Бу хәлдән соң Наваз Лондонга яшәргә  китә, чөнки туган илендә аңа 10 елга төрмәгә утыру срогы яный.

         Имран Ханга ышанычсызлык вотумы белдерелүенең төп сәбәпләренең берсе итеп нәтиҗәсез икътисади сәясәт һәм контрольдә тотып булмаган инфляция дип атала. Имран Хан үзе исә Пакистанда власть алмашынуы сәбәпләрен тышкы көчләр катнашуында күрә. 23 — 24 февральдә Ханның Мәскәүгә кылган сәфәре дә мәсьәләдә хәлиткеч роль уйнавы мөмкин. Әйткәндәй, Мәскәү белән Исламабадның уртак проектлары бар. 2015 елда расланган “Пакистан агымы” газүткәргече шуларның берсе. Хәер, төзелә дә башламаган әле ул.

Украинадагы конфликтка карата Пакистан нейтраль позициядә тора. “Таймс” гәзите хәбәрләренә ярашлы, Мәскәүгә тәнкыйть белдерергә өндәгән Көнбатыш илчеләренә Хан: “Сез безнең турыда ни уйлыйсыз? Без сезнең ни әйтсәң шуны башкарырга әзер торган колларыгыз түгел”,— дип каты җавап бирә.

Ханны властьтан читләштерү планы авторларының берсе дип АКШ дәүләт секретареның Үзәк Һәм Көньяк Азия мәсьәләләре буенча урынбасары Дональд Лу исеме атала. Ул Пакистан илчесенә Ханның Мәскәүгә сәфәрен булдырмый калырга тәкъдим иткән дигән хәбәрләр бар.

Ә Пакистанның төп партнеры булып Кытай санала. Ул — ил өчен эре сәүдә партнеры һәм эре чит ил инвестицияләре чыганагы. Мәсәлән, “Кытай — Пакистан коридоры” исем астындагы берничә уртак проектны гамәлгә ашыру илгә 25,4 млрд. долларлык инвестицияләр агымын җәлеп иткән.

Имран Хан хөкүмәт белән җитәкчелек иткән чорда Әфганстан белән чик буенда, шулай ук Кашмирда киеренкелек саклана. Кытай белән хезмәттәшлеккә аерым роль бирелә, бу исә Һиндстанга ошамый, шулай ук Сәгуд Гарәбстаны һәм Иран белән мөнәсәбәтләрдә дә киеренкелек тудыра.

Пакистан атом-төш коралына ия. Әгәр илдә тотрыксызлык туа калса, ул төбәккә генә түгел, бөтен дөньяга куркыныч тудыра ала. Пакистанда киеренкелек чаткылары кабынса, ул күрше Иран һәм Һиндстан бәкәленә дә сугар иде. Кытайга исә үзенең икътисади мәнфәгатьләрен тормышка ашырырга комачаулар иде.

Ничек кенә булмасын, теләсә нинди кризис берәүләргә куркыныч тудырса, икенчеләргә мөмкинлекләр бирә. Кайсысы өскә чыгар —  вакыт күрсәтер.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас