

Алюминий, бакыр, никель һәм цинк запаслары иң түбән дәрәҗәгә төшкән. Соңгы елда аларның күләме 70 процентка кимегән.
Аеруча цинк белән хәлләр торышы начар. Ул төзелештә, автомобиль һәм көнкүреш техникалары җитештерүдә саклаучы катлам сыйфатында файдаланыла. Апрель башыннан аның запаслары Лондондагы дөньякүләм товар металл биржасында 60 мең тоннага кимегән. Шул сәбәпле 12 апрельдә цинкка бәяләр 16 ел эчендә беренче тапкыр өскә үрләп, тоннасы 4400 долларга җиткән.
Европада металл җитештерү электр бәяләре күтәрелү сәбәпле түбән төшкән. Соңгы ике айда цинк һәм алюминий заводлары зур зыян кичерә башлаган. Җитештерүләрен киметергә мәҗбүр булган компанияләр, продукция җитешмәүне каплау һәм клиентлар каршындагы бурычларын үтәү өчен, LME келәтләреннән һәм биржалардан запасларын чыгара башлаган.
Электр энергиясенә хаклар үсү металлургия тармагын көрчеккә терәргә мөмкин һәм бу, алюминийдан бигрәк, цинк җитештерүдә чагылачак дип белдерә икътисад аналитиклары.
Шулай ук Русиягә каршы салынган санкцияләр дә металл кытлыгы тууда үз ролен уйнаячак. Бакыр һәм никельгә бәяләр арткан да инде. Хакы 250% артуы сәбәпле LME мартта никель сатуны туктатып торырга мәҗбүр булган. Якын вакытларда бакыр запасларының бетүе мөмкин.