Дөньяда ниләр бар?
14 апрель 2022, 08:17

Меңнән артык солдат әсирлеккә төште

Мариупольдә Ильич исемендәге металлургия комбинаты районында Русия гаскәрләре һәм Донецк Халык Республикасы милициясе подразделениеләренең уңышлы хәрәкәтләре нәтиҗәсендә Украинаның 36 нчы диңгез пехотасының 1026 хәрби хезмәткәрләре әсирлеккә төште.

Меңнән артык солдат әсирлеккә төштеМеңнән артык солдат әсирлеккә төште
Меңнән артык солдат әсирлеккә төште

Әсирлеккә төшүчеләр арасында162 офицер, 47 хатын-кыз хәрби хезмәткәр бар. 151 яралыга беренчел медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, алар Мариуполь кала дәваханәсенә дәвалануга озатылган.

 2022 елның 7 мартында Донецк Халык Республикасының “Восток” батальоны командиры урынбасары Александр Семенов  Донецк хәрби көчләренең актив хәрби хәрәкәтләр башлавы турында игълан иткән иде. Украинаның башка частьлары арасында “Азов” милли полкы (Русиядә тыелган батальон) каты каршылык күрсәтте. Русиядә “Азов” боевикларына карата җинаять эше кузгатылган. Милләтчеләрнең төп көче “Азовсталь” предприятиесендә тупланган. ДХРның халык милициясе вәкиле Эдуард Басурин белдерүенчә, “Азовсталь”дә 3,5 меңгә кадәр кеше тупланган. 11 апрельдә ДХР гаскәрләре шәһәр портын үз контроле астына алды.

Украинада махсус хәрби операция 24 февральдә башланды. Русия президенты Владимир Путин хәрби операциянең төп максаты Донбасс республикаларына ярдәм күрсәтү һәм Украинаны милләтчеләр һәм милитаристлардан арындыру, Киев режимы ягыннан 8 ел буена геноцидка дучар ителүче кешеләрне яклау дип атады.

Русия Оборона министрлыгы белдерүенчә, Кораллы көчләр хәрби инфраструктураларга һәм Украина гаскәрләренә төбәлгән. Безнең гаскәрләр беренче этапның төп бурычларын үтәде — Украинаның хәрби көчен киметтеләр. Операциянең төп максаты— Донбассны азат итү.

Фото: rtp-news.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас