

АКШта яшәүче 101 яшьлек әбекәй чираттагы туган көнендә гадәти булмаган озак яшәү серен ачкан.
Джозефина Геллнер 1921 елның 9 апрелендә Америка Кушма Штатларында туган, балачагының бер өлешен Венециядән ерак түгел Италия авылында үткәргән. Мәктәптә белем алганнан соң, текстиль фабрикасына эшкә барырга булган. Соңрак хатын медицина инструментлары җитештерүче Ethicon компаниясенә урнашкан һәм анда пенсиягә чыкканчы эшли.
Хәзер 101 яшьлек Геллер Пенсильвания Штатының Тамаква шәһәрендә картлар йортында яши, Ул үзенең озак яшәвенең сәбәбен балачактагы туклану үзенчәлегеннән күрә. "Италиядә яшәгәндә без гел пычрак ашадык. Бәрәңге пычрак була торган иде, калган яшелчәләр дә. Аяк киеме киеп йөрмәдек, кулларыбыз да пычрак иде. Шулай итеп бездә бар нәрсәгә иммунитет барлыкка килде!» - дип саный озын гомерле әби.
Фото: Lenta.ru