Дөньяда ниләр бар?
12 апрель 2022, 08:36

Үзебезчә «Вискас»: Татарстанда эт-мәчеләргә үрдәк итеннән азык әзерли башладылар

Русиягә каршы кертелгән санкцияләр сәбәпле мәче-эт тотучылар чит ил ризыклары керми башлавына борчыла башлаган.    

Үзебезчә «Вискас»: Татарстанда эт-мәчеләргә үрдәк итеннән азык әзерли башладыларҮзебезчә «Вискас»: Татарстанда эт-мәчеләргә үрдәк итеннән азык әзерли башладылар
Үзебезчә «Вискас»: Татарстанда эт-мәчеләргә үрдәк итеннән азык әзерли башладылар

Ут күршебез Татарстанның Лаештагы «Кәүсәр» заводы ярдәм кулын сузып, йорт хайваннары өчен азык җитештерә башлаган. Кибет тәм-томына гына ияләшкән йонлач дусларны ит консервларыннан мәхрүм итеп булмый бит инде.

Тугыз ел элек үрдәк ите белән генә шөгыльләнә башлаган «Рамай» хуҗалыгы хәзер эшчәнлек юнәлешләрен киңәйткән: «Кәүсәр» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы булдырып, халыктан ат, сыер ите кабул итеп, төрле ит эшләнмәләре дә ясый. Менә инде хәзер эт һәм мәчеләр өчен үрдәк итеннән азыкка сертификация көтеп яткан мәлләре. Тиздән ул ризыкны кибет киштәләрендә күреп, өйдәге дускайларыбызны сыйлап булачак.

«Рамай» компаниясе директоры, «Кәүсәр» кооперативы рәисе Фәрит Хәйретдинов санкция кертелүгә шушы идея туганын әйтте.

– Киштәләрдән чит ил азыгы киткәч, этләрегезне ашатырга да ризыгыгыз калмады хәзер, диючеләр булгандыр, менә шуңа тотындык. Ярар, үз азыклары белән үз этләрен ашатсыннар, ә без үзебез дә лаеклы, сыйфатлы, тәмле азык җитештерә башладык, – диде.

Производство буенча директор Андрей Герасимов журналистларга шушы өр-яңа цехны күрсәтте.

– Хәзер эт-мәче тотучылар да, читтән азык кертүчеләр дә азык җитмәс дип куркалар, чөнки чит ил ризыкларын кертү тыелган. Русия эт тотучылар ассоциациясе ярдәме белән йорт хайваннары өчен азык җитештерү белән шөгыльләнергә карар кылдык. Яңа җиһазлар сатып алдык – чит илнеке дә, Пятигорск шәһәренеке дә бар. Тулы линия эшләтеп җибәрдек. Ветеринария тикшерүләре уздык, бәяләмә бар, сертификация көтәбез, - диде.

Азык балансланган, ди җитештерүчеләр. Төп составы – үрдәк ите бавыры, ашказаны, яшелчәләр, бераз ярма, витаминнар, аминокислоталар да кушылган. Шул катнашма пешерелә, стерилизацияләнә, банкаларга дозалап тутырыла, капкачы вакуум астында каплана. Аннары банкалар кәрзингә тутырылып, 113 градуслык стерилизациягә озатыла. Аны суыткычта да шактый вакыт саклап булачак. 

Автор: Гөлнар Гарифуллина. 

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас