Дөньяда ниләр бар?
12 апрель 2022, 09:13

YouTube-ны 10 елга тыярлармы?

Бу ресурсны яратучылар зар елар, мөгаен...

modamix.netmodamix.net
Фото:modamix.net

Русиядә YouTube видеохостингын закон дәрәҗәсендә тыярга кирәк һәм тыю 10 елдан да ким булмаска тиеш, дип саный Дәүләт Думасында Кырымнан депутат Алексей Черняк.

«Мин Дәүләт Думасы җитәкчелегенә ил территориясендә YouTube эшен кимендә ун елга закон нигезендә тыярга тәкъдим итәргә ниятлим. Хәтта бер-ике елдан соң да алар әйләнеп кайтырга теләсә дә, бу эш барып чыкмаячак. Аларның урынын безнең ил сервислары бик тиз алачак», –  дип хәбәр итә депутатның сүзләрен РИА Новости.

Халык сайлап куйган вәкил «Дума ТВ» каналын ябуны цензура буларак бәяли. Ул шулай ук видеохостингның әлеге карарын русиялеләрнең хокукларын һәм ирекләрен бозу дип саный. 

Чыганак: "Ватаным Татарстан" 

Читайте нас