Дөньяда ниләр бар?
12 апрель 2022, 08:54

“Исәнмесез, бу Серафима!”

Германиядә яшәүче песи хат язган. 

Ростовта яшәүчеләр Донбасс мәчесеннән җылы хат алган.

Ростовта сукбай хайваннар өчен приют хуҗалары  җирле песи-маэмайларга гына ярдәм итеп калмый, Донбасстан хуҗалары белән килгән йорт хайваннарына да ярдәм кулы суза.

“КП-Ростов-на-Дону” волонтеры сөйләвенчә, аларга ярдәм сорап  Луганскидан бер гаилә мөрәҗәгать иткән. Ир белән хатын, йортлары янган шәһәрдән китешли мәчеләре Серафиманы да үзләре белән алган.

–Эш шунда, янгын вакытында песинең документлары янган, – диләр приютта. – Ир белән хатын Германиядә яшәүче кызларына юлланган.

Шулай итеп, күченеп килүчеләр тиешле документларсыз һәм прививкаларсыз песине самолетка алырга рөхсәт ителмәвен аңлап, волонтерларга мөрәҗәгать иткән.

–Ничек ярдәм итмисең инде? Мыраубикә өчен паспорт та, прививкалар белән дә булыштык, –  диләр ирекмәннәр.

Моннан соң Серафима хуҗалары белән юлын арытаба дәвам иткән. Төркия аша Германиягә барып җиткәч, качаклар кыен хәлдә булышкан ростовлыларга җылы хат язып җибәргән. Хат коткарылган мәче исеменнән язылган булган.

“Хәерле көн, бу  Луганск өлкәсенең Рубежный шәһәрендә туплар шартлавыннан алып чыгарылган мәче Серафима. Ярдәмегез өчен сезгә зур рәхмәт”, – дигән хат юлларын укыган волонтерларның күзләренә яшь килгән.

Чыганак: rostov.kp.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас