

Бердәнбер шундый җәнлек.
Моннан берничә ел элек Прагада бер инә фил яңа туган баласын имезми, ашатмыйча үтергән. Ни өчен? Бу сорауга зоопарк хезмәткәре: “Мөгаен да, балалары да үзләре кебек читлек эчендә ачка тук булып интегеп яшәмәсен, дип уйлагандыр”, дип җавап бирә. Чөнки соңгы елларда Европа зоопаркларында җәнлекләр шул язмышка дучар ителгән.
2020 елда филләр тормышын өйрәнүче француз зоологлары төшергән бер кинофильмда бу акыллы хайванкайларның үлгән туганнарын, төгәл кырык көннән соң, янына барып искә алуларын күрсәтте.
Филләр дә елый... Моны белгечләр җәнлекләрнең үлгән төркемдәшләре янына килеп, түгәрәккә басып, елап торуын күреп белдергән.
Филләр, барлык планета җәнлекләре арасында туганнарын күмүчеләрдән бердәнбер зат. Алар шул урыннан берничә көн ктми торалар. Якыны һәлак булган очракта, кешеләр кебек кайгыралар да. Булган шундый очрак, филләр бер кеше гәүдәсен дә табып күмеп киткәннәр.