+21 °С
Болытлы


Һиндстанның Тамилнад штатында ата кеше нәни улын агулы елан тешләүдән коткарырга теләп үз гомерен корбан иткән.
Бу хәл Тавамиран авылында яшәүче ир үз өендә булганда теркәлгән. Кайсыдыр моментта ул өйгә елан керергә маташуын күреп кала. Елан 4 яшьлек малайга таба шуыша башлаган.
Улын коткарыр өчен Муругесан тиз арада еланны эләктереп ала. Әмма өйдән чыгарып ыргытырга теләгәндә елан ирне тешләп өлгерә. Ирне дәваханәгә озаталар-озатуын, әмма ул һәлак була.
Чыганак: lenta.ru