Дөньяда ниләр бар?
8 апрель 2022, 14:12

Көтмәгәндә аяксыз калган

Салкын тиде бугай дип уйлаган.

ShutterstockShutterstock
Фото:Shutterstock

Бөекбританиядә яшәүче  бер ир куркыныч чир билгеләрен салкын тиюгә охшаткан. Нәтиҗәдә ул дәваханәгә эләккән һәм анда ирнең аягын кискәннәр.

Балалар футбол командасы тренеры, 31 яшьлек Джо Форд 2019 елда башланган хәлләре турында сөйләгән. Бермәлне ул үзен начар хис итә, әмма чир билгеләрен салкын тигәнгә охшата һәм табибка мөрәҗәгать итеп тормый. Соңрак  аның эче ныклап  авырта башлый. Бу тойгы озак вакыт үтмәгәч, Форд дәваханәгә юллана.

Британияле искә алуынча, табиб белән сөйләшкән вакытта ул кинәт һушын югалтып егыла. Медиклар аны һушына китерә һәм тикшерә башлый. Ахырда тренерга сепсис диагнозы куела. Күпсанлы анализлар бирдертүгә  карамастан, табиблар ирнең канына ни сәбәпле инфекция таралуын ачыклый алмый.

Үлем тырнагыннан алып калыр өчен, Фордны бер айга диярлек  комага кертәләр. “Табиблар әти-әниләремә исән калуыма өметләремне 10 проценттан бәяли. Җирләүгә әзерләнә башласагыз да була, яшәмәс ул  диләр”, – Форд ул чакларны исенә төшерергә яратмый.

Аңына килгәндә Фордны тулысынча паралич суккан булган. Бераздан аның уң аягын кисәләр. Форд озайлы реабилитация үтә башлый, әйткәндәй, бу әлегәчә дәвам итә. Кызганычка каршы, ул тагын бер югалту кичерә – аның әтисе яман шештән үлеп китә.

Форд сүзләренчә, бу авыру белән чирләгәнче ул сепсисның ни икәнен белмәгән. Шуңа күрә ул бу хәвефле һәм организмда тиз тарала торган чир хакында күбрәк мәгълүмат таратуны үзенең бурычы дип саный.  

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас