Дөньяда ниләр бар?
8 апрель 2022, 12:34

Европа алмаса, Азиягә озатырбыз

Европа ташкүмер сатып алуын туктаткан очракта Русия аны альтернатив базарларга юнәлтү чарасын күрәчәк.

Европа алмаса, Азиягә озатырбызЕвропа алмаса, Азиягә озатырбыз
Европа алмаса, Азиягә озатырбыз

Бу хакта РФ президентының матбугат хезмәте секретаре Дмитрий Песков белдерде.
Ташкүмер - бүген дә зур сорау белән файдаланучы товар. Искә төшерик: Евросоюз Русиядән ташкүмер сатып алуга эмбарго кертте һәм ул 2022 елның августында үз көченә керәчәк. Русиягә каршы кабул ителгән соңгы 5нче санкцияләр пакетында шушы вакыт атала.
Ташкүмер экспортын Азия илләренә юнәлткән очракта Русия сатучыларының катлаулыклар белән очрашулары мөмкин дип саный Financial Times экспертлары. Логистика катлаулыклары аркасында ил экспортының бер өлеше - 30 млн. тоннага кадәр - югалтулары ихтимал. Логистика киртәләре алып ташланган очракта да, Кытайны искә алмаганда, Азиядә ташкүмергә сорау зур булмавы мөмкин, дип күзаллый аналитиклар.
Русиянең Азия базарларына ташкүмер озатканы булды: былтыр көнчыгышка ташкүмер экспортының яртысы киткән. 190 миллион тонна әлеге файдалы казылманың 48 миллион тоннасы Европага озатылган.

Фото: severpost.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас