Дөньяда ниләр бар?
8 апрель 2022, 12:01

Евродепутат тәнкыйть белдергән

Европарламент депутаты Клэр Дэйли Көнбатыш илләренең Русиягә каршы каты санкцияләр кертүләрен дәвам итүләрен тәнкыйтьләп чыккан.

Евродепутат тәнкыйть белдергәнЕвродепутат тәнкыйть белдергән
Евродепутат тәнкыйть белдергән

Депутат бу эшне акылсызлык дип атаган. Чикләүләр нәтиҗәләреннән ныграк гади русиялеләр зыян күрәчәк дип саный евродепутат.
"Американың пычрак газын сатып алу хәрби операцияне ничек туктатыр икән? Берничек тә, чөнки санкцияләрнең хәрби компанияләрне туктатырга беркайчан булышканы юк әле. Санкцияләр икътисади казалар гына китерә",-дигән ул.
Америка экспертлары да Евросоюз һәм АКШның Русиягә каршы керткән санкцияләре нәтиҗәсез дип саный.
8 апрельдә Европа Союзы Украинадагы махсус операция аркасында Русиягә каршы санкцияләрнең 5нче пакетын кабул итте.

Фото: radiosputnik.ria.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас