Дөньяда ниләр бар?
7 апрель 2022, 16:21

Йорт подвалында аквариум корган

5 яшеннән алып балыкларга гашыйк ул. 

The Sun  басмасыннан кадр.The Sun  басмасыннан кадр.
Фото:The Sun басмасыннан кадр.

Бөекбританиядә балыкларга мөкиббән киткән бер ир йортының подвалын зур аквариумга әйләндергән. Моңа ул 20 мең фунт стерлинг (2,2 миллион сум) тотынган.
49 яшьлек Джек Хиткот 5 яшендә балыклар белән кызыксына башлаган. Бу яшендә аңа алтын балык алып биргәннәр. Су асты дөньясына булган кызыксынуы 10 яшендә Блэкпулдагы (Англиянең төньяк-көнбатышындагы шәһәр) океанариумны барып күргәч тагы да арта. Еллар үтү белән балыклар җене кагылган ирнең кызыксынуы кимеми. Олыгайгач, ул үзенең хоббиена подвалын бүлергә карар итә.
Хиткот сүзләренчә, ул Бөекбританиядә иң зур аквариум төзегән. Подвалны аквариумга әйләндерү аңа 6500 фунт стерлингка  (713 мең сум) төшә. Әмма ул моңа сарыф иткән акчаларын да, вакытын да кызганмый. Аквариум булгач, ул хәзер телевизор бөтенләй карамый. Буш вакытын Хиткот балыкларны күзәтеп үткәрә. Балыкларны күзәтеп мин чын-чынлап ял итәм, ди ул. 18 мең литр су сыйдырышлы аквариумның тирәнлеге  – 2 метр. Аның каркасын да исәпкә алганда, авырлыгы 22 тонна тәшкил итә. Анда барлыгы 400 төр балык яши. Шулар исәбендә 4 карп, 50 алабуга, кызылбаш һәм  тагын берничә төр балык бар. Джек аларны якындагы сулыкта тоткан.

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас