Дөньяда ниләр бар?
7 апрель 2022, 10:46

Таяк ике башлы бит...

АКШ Донбасста махсус операция башланган вакыттан алып, Русиягә каршы берьяклы санкцияләрен көчәйткәннән-көчәйтә,  бөтен дөньяны үз ягын сайларга мәҗбүр итә...

Таяк ике башлы бит...Таяк ике башлы бит...
Таяк ике башлы бит...

 “АКШ Донбасста махсус операция башланган вакыттан алып, Русиягә каршы берьяклы санкцияләрен көчәйткәннән-көчәйтә,  бөтен дөньяны үз ягын сайларга мәҗбүр итә... Санкцияләр Европага качаклар агымы, капиталның агып чыгуына һәм энергия ресурсларының җитешмәвенә китерде. Санкцияләр АКШка хаостан файда сыгып алу һәм күп акча эшләү мөмкинлеген бирде”,—дип белдерде Кытай чит ил эшләре министры Чжао Лицзянь.

Илче фикеренчә, тарих һәм чынбарлык санкцияләрнең дөньяга тынычлык һәм хәвефсезлек китермәвен, болай да гади булмаган дөнья икътисадын тагын да катлауландырып, күпсанлы югалтулар гына китерүен күрсәтә. Ул Кытайның санкцияләргә  каршы булуын, “хаостан файда һәм күп акча сыгар” өчен АКШны хәйләләр коруда гаепләде.

АКШ президентының милли иминлек буенча киңәшчесе урынбасары Далип Сингх АКШ Русияне нефть һәм газ экспортлаудан килгән бөтен табышлардан мәхрүм итәргә ниятли һәм ул союздашлары белән мотлак рәвештә моңа ирешәчәкләрен белдерде. Энергия ресурсларын сатудан алган керем Русия өчен мөһим һәм әһәмиятле, дип саный чиновник.  Шул ук вакытта Ак йорт Мәскәүне төп энергия ресурслары сатучы статусыннан мәхрүм итү планын да кора. Атап әйткәндә, АКШ Германия белән берлектә “Төньяк агымы-2” газүткәргечен ябу өстендә эшлиләр һәм Русиянең энергетика өлкәсендә кирәкле технологияләр алу юлларын яптылар.

Русия икътисади белгечләре фикеренчә, Евросоюзның Русия нефте һәм газына карата салынган санкцияләре ЕСның таркалуына китерүе мөмкин. Хәлле илләр әлеге чараларны һәм энергия чыганакларына бәяләр артуын ничек тә күтәрә алсалар, бай булмаган илләр барыбер дә безнең нефть һәм газны сатып алачаклар. Хәтта сумнарга да.

Билгеле булуынча, 5 апрельдә Еврокомиссия Русиягә каршы санкцияләренең 5нче пакетын игълан итте. Яңа чикләүләр сәүдә, транспорт һәм энергетика өлкәләренә каршы юнәлтелгән. Русия корабларына Евросоюз портларына керү дә тыела. Моннан тыш, ЕС Русиягә 10 млрд. еврога машина һәм транспорт корылмаларын экспортлауны да тыячак. ЕС Русиядән елына 4 млрд. еврога ташкүмер сатып алудан да туктаячак. Әйткәндәй, европалылар суык кыш килгәч, безнең газ һәм ташкүмердән башка яши алырлармы икән? Моны якын киләчәктә күрербез...

Март башында Евросоюз Русиянең 7 банкын SWIFT системасыннан чыгару турында карар кабул иткән иде. РФ финанс министры Антон Силуанов Көнбатыш илләренең Русиянең алтын валютасы резервларының яртысын, ә ул 300млрд. долларга тиң, “туңдыру”ын белдерде. Бу хәлләргә карата Русия президенты Владимир Путин коллектив Көнбатыш, Русия активларын туңдырып, үз валюталарына карата ышанычны сызып атты дип белдерде.

Ләкин таяк ике башлы була бит. Безгә керткән чикләүләр европалыларның, хәтта америкалыларның үзләренә дә каты суга. Шулай икән, бу санкцияләренң мәгънәсе нидә? Безне генә түгел, үзләрен дә, үз халкын да җәфалый бит алар.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас