Дөньяда ниләр бар?
7 апрель 2022, 07:01

Фото һәм видеолар таратмагыз!

Материалларның тикшерелмәгән булуы бар, ди депутат. 

dnr-hotline.ru/dnr-hotline.ru/
Фото:dnr-hotline.ru/

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Бурлаков русиялеләрне тикшерелмәгән мәгълүмат, шул исәптә фото һәм видеолар таратудан баш тартырга чакыра. Аның сүзләрен РИА Новости китерә. Бурлаков аңлатуынча, күпләр эмоцияләрен кая куярга белмичә дуслары, туганнары, танышларына төрле мессенджерларда коточкыч фото һәм видеолар җибәрә. “Барлык русиялеләрне тикшерелмәгән материаллар җибәрүне туктатырга чакырам”, – ди ул.

Аннары, депутат чыганакларны тикшерүгә игътибар итәргә кирәк, ди. Ягъни, ул бер үк вакыйга турында  төрле басмаларда нәрсә язуларын карап тикшереп чыгарга киңәш итә.

“Башта бер тәүлек көтегез, аннары гына мәгълүмат  белән уртаклашыгыз. 90% очракта бу теләгегез юкка чыгачак дип уйлыйм”, – ди Бурлаков.

4 мартта Русия Президенты Владимир Путин илебез хәрбиләре турында фейклар тараткан өчен җинаять җәзасы каралган  законга кул куйды. Русия Хәрби көчләре турында күрәләтә ялган мәгълүмат таратучыларга 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. 

Чыганак: lenta.ru

Читайте нас