Дөньяда ниләр бар?
7 апрель 2022, 10:51

Дипломатларны куалар

Украинада хәрби операция башланганнан соң, Көнбатыш илләре күмәкләшеп, Русия илчеләрен куып кайтырырга тотынды.

Дипломатларны куаларДипломатларны куалар
Дипломатларны куалар

Исәпләүләргә ярашлы, бер айдан артык вакыт эчендә 300ләп илчебезне кайтарып җибәрү турында карар чыгарганнар. Һәм бу күрсәткеч көннән-көн арта бара, чөнки күпме илнең Русиянең күпме илчесен кайтарып җибәрәчәге әлегә билгеле түгел.

         Русия чит ил министрлыгы вәкиле Мария Захарова бу вакыйгаларга аңлатма биреп, бу эшләрнең АКШ тарафыннан “сәхнәләштерелгән” булуын белдерде.

         Украинадагы махсус операция барышында илчеләребезне кайтарып җибәрүне АКШ башлап җибәрде. Ул 28 февральдә БМО каршындагы даими вәкиллектән Русиянең 12 дипломатын “персона нон грат” дип игълан итте. Польша Русия дипломатия хезмәткәрләрен күпләп кайтарып җибәрүдә беренче тапкыр катнашты. 23 мартта ил властьлары, шпионлыкта гаепләп, Русиянең 45 илчесен кайтарып җибәрәчеген белдерде.

Ә иң-иң көн 5 апрельдә булды: бу көнне РФның Италиядәге илчесе Сергей Разовны илнең чит ил эшләре министрлыгына чакырып, Русиянең 30 дипломатының кайтарып җибәреләчәге турында белдерделәр. Италия моны “милли иминлек” мәсьәләләренә бәйләп аңлатты. Дания шпионлыкта гаепләп 15 дипломатны кайтырып җибәрәчәк.  Швеция, Вена конвенциясенә ярашлы эшләмәделәр сылтавы белән, Русиянең 3 дипломатын кайтырып җибәрергә җыенуын белдерде.

         Көнбатышка Балтыйк буе илләре дә кушылды. Эстония, Литва, Латвия барлыгы 10 илчебезне кайтарып җибәрә.

Франция —35, Германия — 40, Нидерландия — 17, Бельгия — 21, Чехия — 1, Ирландия — 4, Болгария — 10, Төньяк Македония —5, Черногория Русиянең 1 дипломатын илләрендә күрергә теләмәүләрен белдерде. Мәскәү бу илләргә карата шундый ук адым ясалачагын белдерде.

 Фото:m.ura.news

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас