

Мәскәүнең Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институты табиблары “таш” йөрәге бер атна типмәгән ирнең гомерен коткарган.
Медиклар сөйләвенчә, 46 яшьлек иргә йөрәкнең аорта клапаны кальцинозы диагнозы куела. Ягъни йөрәк клапаны ката һәм хәрәкәтчәнлеген югалта башлый, нәтиҗәдә пациентның йөрәге аша кан үткәрүчәнлек бозыла. Ирнең аорта стенкалары калынлыгы 20 тапкырга кадәр калыная, гадәти калынлыгы 1 мм булырга тиеш хәлдә ул 2 см тәшкил итә. Операция вакытында исә ирнең йөрәге “таш булып ката” – кыскара һәм тибүдән туктый.
Бер атна пациент ЭКМО (экстракорпораль мембрана оксигенациясе аппараты, ул кеше канын кислород белән баета) аппараты астында ята. Бры тик җиденче тәүлеккә генә туры килгән донор табыла һәм аңа яңа йөрәк күчереп утырталар.
“Операция удшлы үтте, 11 көннән авыру өенә кайтып китте. Әле ул Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтына килеп йөри, тиз тернәкләнә”, – диләр табиблар.
Чыганак: lenta.ru