

Ирландиядә яшәүче 25 яшьлек косметолог Хейли Уолш, самолет кәнәфиендә кысылып калудан куркып, ябыккан. Ул 122 килограмм авырлыктан арынган.
Ябыкканчы Уолшның гәүдә авырлыгы 206 килограмм тәшкил иткән. “Мин һәрвакыт симез булдым, – дип исенә төшерә ул. – Кибетләрдә күлмәкләр сатып ала алмый идем. Аларны минем өчен махсус тектерергә кирәк иде”.
2019 елда Португалиядә җәйге ялда чакта хатын самолет кәнәфиенә кысылып калудан курка. Нәтиҗәдә ул берүзенә ике кешелек урын өчен түләргә мәҗбүр була. Нәкъ шул моменттан алып ул ябыгырга дигән карарга килә.
Бер ел эчендә ул гәүдә массасын “сыек” диета (бу диетага эчемлекләр, ашлар, шулпалар керә) ярдәмендә 187 килога кадәр киметә. Соңыннан ул шунтирование ясатыр өчен хирургларга мөрәҗәгать итә. Бу операция вакытында ашказанының шактый зур өлеше кисеп алына һәм кечкенә ашказанына нечкә эчәк тегелеп куела. Ашказанына бу операцияне ясатучылар тиз туялар һәм шуңа да аз ашыйлар.
Операция Уолшка 5450 фунт стерлингка төшкән (597 265,5 сум).
“Клиникада яткан чакта ике көн эчендә хирург миң 12 процедура үткәрде. Ул бик тәҗрибәле белгеч, мин үземне ышанычлы кулларга эләгүемне баштан ук белдем, шикләнмәдем, курыкмадым”, – дип сөйли Уолш.
Операциядән соң хатын өендә кардиотренировкалар белән шөгыльләнә башлый, тренажер залына языла.
Барлыгы 122 килограммга ябыккан яшь хатын сүзләренчә, ул хәзер сәламәт яшәү рәвеше алып бара, спорт ярата. Әмма ябыкканнан соң бер проблема килеп чыккан. Уолшның тән тиресе сәленгән. Артык тиредән котылыр өчен тагы бер операция таләп ителә.
Чыганак: lenta.ru