Дөньяда ниләр бар?
4 апрель 2022, 06:07

Пилмән һәм сыра төялгән йөк машиналары бәрелешкән

Вакыйга Свердловск өлкәсендә булган.

news.myseldon.comnews.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Пермь-Екатеринбург трассасының 230нчы километрында  бәрелешкәннәр алар. Ярымприцеп таккан Mercedes-ның 53 яшьлек водителе, Екатеринбургка таба юл тотканда, идарә итүне югалтып, каршы юл полосасына чыга һәм DAF машинасына барып менә.

Каза күргән Мercedes водителен Красноуфимск дәваханәсенә илтәләр, ул аек булган. Аның юл стажы – 30 ел. Бу вакыт эчендә ул  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганы өчен нибары бер тапкыр (!) административ җаваплылыкка тарттырылган. DAF машинасы водителе турында хәбәр юк.

Йөк машиналарының берсе – 15 тонна пилмән, икенчесе 13 тонна сыра төягән булган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас