

Вакцинация сертификатларын сатар өчен берничә ай эчендә коронавирустан 90 тапкыр (!) прививка ясаткан ирне полиция тоткарлаган.
Германиянең Магдебург шәһәрендә яшәүче 60 яшьлек ир берничә ай эчендә Саксония федераль җирлегендәге вакцинация үзәкләрендә COVID-19дан 90 тапкыр прививка ясаткан. Аны Айленбург шәһәренең медицина пунктында тоткарлаганнар. Ул чираттагы вакцина дозасы артыннан бирегә икенче көн рәттән килгән.
Полиция ирдән прививкалар картасы бланкларын тартып алган (ул һәр вакцинациягә яңа документлар белән килгән) һәм җинаять эшен кузгаткан. Әле бу эшне тикшерә башлаганнар. Шулкадәр күп тапкырлар вакцина ясату “антипрививочниклар”га иммунизация хакындагы сертификатлар сату белән бәйле булырга мөмкин дигән ышанычта полиция хезмәткәрләре.
Чыганак: lenta.ru