

Түбәнге Новгород өлкәсендәге Починки районы үзәгендә кичә, 3 апрель көнне, ике ашыгыч ярдәм машинасы җир астына киткән. Бу хакта “Подъем” Телеграм-каналы хәбәр итә. Җирле халык сүзләренчә, дәваханә гаражы идәне таушалып җимерелгән. Каза күрүчеләр юк. Кем исәбенә һәм кайчан машиналарны чокырдан чыгарачаклары билгесез. Мәсьәләне бүген хәл итәчәкләр.
Төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә ял көненә сылтанып, бу вакыйгага карата бернинди комментарий да бирмәгәннәр. Ә чынлап та, Починки авылында берәрсенә ашыгыч ярдәм таләп ителгән очракта диспетчерлар ни ди җаваплады икән? “Машиналар җир астына китте”, – дипме?..
Чыганак: lenta.ru