

Украина сөйләшүләр барышында Кырым һәм Донбасс мәсьәләләре чынбарлыгын аңлавын күрсәтте. Шулай дип белдерде Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров.
Лавров Украина белән сөйләшүләрне дәвам итәргә чакырды. Әле Мәскәү Истанбулдагы соңгы сөйләшүләр барышында Киев белдергән тәкъдимнәргә җавап әзерли, диде ул.
"Алга китеш бар, иң тәү чиратта, Украинаның НАТО блогы иле була алмауга, Украина өчен Төньяк Атлантика альянсында бәхет эзләү мөмкин булмавын тануга кагылышлы мәсьәләләрдә", - дип билгеләде министр.
Әйтүенчә, Украинаның атом коралсыз блокка кермәгән нейтраль статусы абсолют зарурлык булып кабул ителә.