Дөньяда ниләр бар?
1 апрель 2022, 10:45

Германияне кризис көрчеге сагалый

Кыска вакыт эчендә Русиядән газ һәм нефть сатып алу тулысынча яисә вакытыннан алда туктатылган очракта Германиягә зур икътисади кризис яный.

Германияне кризис көрчеге сагалыйГерманияне кризис көрчеге сагалый
Германияне кризис көрчеге сагалый

Шулай дип белдергән Германиянең BASF иң эре химия концерны җитәкчесе Мартин Брудермюллер.
"Без күрәләтә икътисадыбызны җимерергә телибезме? Дистәләрчә еллар төзегәнне? Бу җавапсызлык булыр иде дип уйлыйм", - дигән ул бойкотка каршы чыгыш ясавын белдереп. Русиядән ягулык килүе тукталуы немец икътисадын, Икенче Бөтендөнья сугышы чорыннан алып, иң авыр кризиска китереп терәве мөмкин, дип саный Брудермюллер.
Ул шулай ук кыска вакыт эчендә Русия газын икенчегә алмаштыру мөмкин түгел дигән фикердә. Бик тырышып ягулык сатып алуның башка юлы табылган очракта да 4-5 елдан соң гына аңардан баш тарта алабыз, дигән.
Әле Германиянең бик күп компанияләре бәяләрне күтәрергә җыенган. Экспертлар фаразлавынча, илдә инфляция 5% чигеннән күпкә узып китүе мөмкин. Соңгы тапкыр аларның шундый проблемалары 1981 елда булган.
"Немец предприятиеләре Русия газы өчен еврода түләргә телиләр, мөмкинлекләре бар һәм түлиячәкләр дә", - дип белдергән Германия канцлеры Олаф Шольц. Аның фикеренчә, Германия бер ел эчендә Русия нефте һәм ташкүмеренә бәйлелектән котылуы мөмкин, ләкин газдан гына түгел.

Фото: sm.news

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас