Дөньяда ниләр бар?
1 апрель 2022, 16:20

Бәби тапкан хатыны янында ире компьютер уеннары уйнаган

Нәрсә дияргә дә белмәссең бу очракта...

@amberscxtt / TikTok@amberscxtt / TikTok
Фото:@amberscxtt / TikTok

Йөкле хатыны яткан бәби табу бүлегенә ире вакытны күңеллерәк үткәрер өчен уен приставкасы алып килгән.

Булачак әти хатынының 21 сәгать дәвам иткән тулгакларына ныклап әзерләнгән. Ул бертуктаусыз онлайн-уеннар уйнар өчен барлык тиешле техниканы палатага алып килгән.

Бу хакта пост укыган кулланучылар икегә бүленгән: берәүләр ирнең кылыгын тәнкыйтьләгәннәр. Шундый мөһим вакыйга көнне дә  компьютер уеннарыннан аерыла алмаган ирдән бәлки аерылырга кирәктер, дигән шик биргән алар хатынга. Икенчеләр исә киресенчә, уеннар яратучы ирне хуплаган, ап-ак стенага текәлеп ятканчы видеоуеннар уйнаган ирен күзәтү хатынга да кызыклырак булгандыр дип язган.

Ирнең хатыны һәм ике сабый анасы бетмәс-төкәнмәс комментарийларны туктаткан һәм  бала тапкан вакытта ире компьютер уеннары уйнавына бер дә каршы түгеллеген белдергән. Тулгак тоткан вакытта нык авыртынмавын һәм ярдәм мохтаҗ булмавын язган. Җитмәсә, ул үзе дә  тулгак вакытында нәфис фильмнар караган, социаль челтәрләрдә утырган...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас