Дөньяда ниләр бар?
31 март 2022, 09:05

Санкциясен йомшарткан

Кушма Штатлар Русия минераль ашламаларына каршы керткән санкцияләрен йомшарткан.

Санкциясен йомшартканСанкциясен йомшарткан
Санкциясен йомшарткан

АКШ Финанс министрлыгы дефицит янавынан шүрләп бу адымга барган.

         Хәзер аның үрнәгенә Европаның да иярүе мөмкин. Америка властьларының бу карары химик продукцияне азык-төлек, дару һәм медицина изделиеләре кебек иң кирәкле товарлар исәбенә тиңли.

         Экспертлар дөнья базарында ашламалар кытлыгы башлануын хәбәр итә. Чөнки геосәяси киеренкелек һәм санкцияләр аркасында Русия товарлары логистикасы җимерелә. Март башыннан Швейцария, Дания һәм Франциянең иң эре өч диңгез йөк ташучылары Русия йөкләрен ташудан туктаган. Шулай да чит ил импортерлары Русиягә каршы санкцияләр кулланмаган илләрдән вак суднолар ярдәмендә бу товар ташуны көйли алган. Шуңа карамастан, Европа кулланучылары Русия ашламаларын сатып алуга бәйле хәвефләрне булдырмаска тырыша.

         Американың яңа карарыннан соң сату эшләре көйләнеп киткән һәм хәзер ашламалар ташу тергезелү хәлендә.  

Фото:pxhere.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас