Дөньяда ниләр бар?
31 март 2022, 07:39

Климат кешене кысрыклый

Халыкара валюта фонды (ХВФ) төбәкләрдә климат үзгәрүе аркасында һәлак булучылар санын атады.

Климат кешене кысрыклыйКлимат кешене кысрыклый
Климат кешене кысрыклый

Уртача алганда, ел саен Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азиянең 7 миллион гражданы качакка әверелә, 2,6 миллионы табигать һәлакәтләре аркасында үлә. Төбәкләргә салынган зыян 2 млрд. доллар күләмендә бәяләнә.

         Соңгы 100 елга ясалган анализ бу төбәкләрдә һава температурасының 1,5 градуска күтәрелүен күрсәткән. Бу уртача дөнья күрсәткеченнән ике тапкырга югарырак. ХВФ билгеләвенчә, экстремаль һава шартлары еллык икътисади үсешне 2 %ка кадәр акрынайта ала. Мәсәлән, Үзәк Азиядә мондый күренешләр җан башына эчке тулаем продукт җитештерүне 5,5 процентка кимүенә китергән.

         Швейцариянең IQAir һава тазарту системалары җитештерүчесе тикшеренүләренә ярашлы, дөньяда Бангладеш, Чад, Пакистан, Таҗикстан һәм Һиндстан һавасы иң начар илләр булып санала. Русиядә Красноярск шәһәрен иң пычрак урын дип атаганнар.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас